Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районы янындагы стационар постта кизү вакытында Башкортстанда сату өчен алып барылган мал тиресенә ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозган өчен, гаепле зат штраф түләргә туры киләчәк.
Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районы гражданнарына, котыру авыруы буенча карантин зонасында мәҗбүри профилактика чараларын үткәрергә комачаулаган өчен ике протокол төзелде. Бу кешеләр белән хайваннар өчен аеруча куркыныч авыруларны профилактикалау турында әңгәмә алып барылды.
26 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында Балтачтан Әлмәткә баручы машинадагы 12 баш эре мөгезле терлеккә ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Әлеге күренеш ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу дип санала. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.
Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инпсекторлары Кайбыч – Комсомольск юлында Чуваш Республикасыннан Татарстанга баручы машинада 0,6 кг сыер итенә ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Әлеге факт буенча административ хокук бозу матдәсе буенча протокол төзелгән.
Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-2” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кихү вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына юлыккан: Минзәләдән Түбән Камага баручы машина ветеринар белешмәсе булмаган килеш 47,1 кг сыер итен ташыга. Гаеплегә карата административ штраф каралган.
26 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә Мәскәү – Уфа юлындагы постта контрольдә булырга тиешле продукция ташучы 29 берәмлек транспортны тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очргаы теркәлмәгән.
Питрәче районы судында район башкарма комитеты җитәкчесенең Саба территориаль бүлеге инпсекторлары чыгарган карарны кире кагу буенча гаризасы каралды. Суд карары нигезендә башкарма комитеты җитәкчесе гаризасы канәгатьләндерелмәде, ветеринар инспектор карары үз көчендә калды.
26 нчы февраль көнне “Тула-2” постында Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. Самарадан Яр Чаллыга һәм Түбән Камага килүче машинага төялгән 250 кг күләмендәге колбаса эшләнмәләре һәм кош ите эшләнмәләренә ветеринар белешмә язылмаган. Гаеплегә карата штраф каралган.
Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль идарәсе инспекторлары Яр Чаллы юлында ветеринария белешмәсеннән башка гына 30 кг күләмендә елга балыгы сату очрагына юлыккан. “Ветеринария турында”гы Законны бозучы административ штрафка тартыла.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инпсекторлары “Камышла” стационар постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында ветеринария кагыйдәләре бозылу очрагына тап булган: бер баш ат ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташылган. “Ветеринария турында”гы Законны бозучы штрафка тартылган.