Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә Казан – Малмыж юлында кизү вакытында 16 берәмлек автотранспорт чарасын туктатып тикшергән. Шуларның 6 сы ветеринар инспекторлар контролендә булырга тиешле продукция ташучы булган. Ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлмәгән.
Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Лениногорск шәһәренең 29 нчы балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерүнең максаты: ветеринария кагыйдәләренең төгәл үтәлеше. Тикшерү барышында ачыкланганча, ветеринария таләпләрен бозу очрагы теркәлмәгән.
Бүген Буа районы ветеринария берләшмәсендә февраль аенда эшләнгән эшләргә отчет ясалды. Киңәшмәдә Апас территориаль бүлеге консультанты Зөфәр Мәҗитов, ветеринария берләшмәсе белгечләре, ветеринар лаборатория хезмәткәрләре, хуҗалыкларның мал табиблары катнашты.
Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкте иминлеге инспекторлары белән берлектә “Тула-2” постында 350 кг күләмендә колбаса эшләнмәләре төягән машинаны тикшерә. Терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәләре булмау ачыкланган. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.
Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Чирмешән районы Утыз Имәни мәктәбендә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринар белешмә булмау кебек кимчелекләр табылган. Гаепле затка штраф түләргә туры киләчәк
Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария законнары үтәлешен тикшерү максатыннан Бөгелмә районында 2 нче балалар бакчасында булдылар. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә ветеринар белешмәләр булмавы ачыкланган. Гаепле затларга штраф язылган.
Яр Чаллы Әлмәт юлында Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары тиешенчә ябылмаган савытта сөт ташу очрагын кисәткән. Таможня Союзының Техник Регламенты бозылу факты буенча гаепле зат штраф түләргә тиеш була.
Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә “Тула-2” постында 20 тонна күләмендә терлек тиресе төягән машинаны тикшергәндә ветеринария белешмәсе булмау фактын ачыклаган. Тиреләр Чиләбе өлкәсеннән Рязань өлкәсенә барырга тиеш булган. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозучы штраф түләячәк.
Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында юл хәрәкәте иминлеге инпсекторлары белән берлектә Удмуртиядән килүче маллар ташыганнан соң транспорт чарасына дезинфекция үткәрелмәгән машинаны туктаталар. Әлеге факт “Ветеринария турында” гы Законны тупас бозу дип санала. Гаеплегә карата протокол төзелгән.
27 нче Февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 22220 кг күләмендә Марий Элдан Мамадышка илтелүче сөткә ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Бу очрак Таможня Союзының “Сөт һәм сөт продукциясе куркынычсызлгы” Техник регламентын бозу дип санала. Гаеплегә карата, административ хокук бозган өчен штраф каралган.