26 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында Балтачтан Әлмәткә баручы машинадагы 12 баш эре мөгезле терлеккә ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Әлеге күренеш ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу дип санала. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.