26 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә Мәскәү – Уфа юлындагы постта контрольдә булырга тиешле продукция ташучы 29 берәмлек транспортны тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очргаы теркәлмәгән.