26 нчы февраль көнне “Тула-2” постында Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. Самарадан Яр Чаллыга һәм Түбән Камага килүче машинага төялгән 250 кг күләмендәге колбаса эшләнмәләре һәм кош ите эшләнмәләренә ветеринар белешмә язылмаган. Гаеплегә карата штраф каралган.