26 нчы февраль көненә кыргый фаунада африка чумасы вирусы сәбәпле 28 территориядә карантин игълан ителгән: Түбән Новгород һәм Саратов өлкәсендә 11, Волгоград өлкәсендә 4, Калининградта 2 объект.
Забайкалье өлкәсендә 5 торак пунктта 27 урында ящур авыруы табылган.
Кош гриппы буенча Кострома өлкәсендә бер обүект карантинда кала.
Оренбург өлкәсендә нодуляр дерматит авыруы буенча 2 урын карантинда.
Бруцеллез авыруы Краснодар өлкәсендә (2 урын), Төньяк Осетиядә (2 урында) килеп чыккан.
19 – 22 февраль көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 2932 тапкыр кан тикшергән;
- РИД буенча 2443 тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән, ИФА буенча 405 тикшерү, гемотологиягә 404 тикшерү үткәрелгән;
- Вирусология бүлеге 1024 тапкыр кан тикшергән, 114 тапкыр патологик материал тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 33 тапкыр паталогик материал тикшергән, 12 тапкыр сөт тикшергән, 1 терлек мәете тикшерелгән, гистология 1 тикшерү үткәрелгән;
- Биохимия бүлеге 16 тапкыр кан тикшергән, 7 тапкыр терлек азыгы тикшерелгән;
- ПЦР бүлеге 139 тикшерү үткәргән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлеге 29 тапкыр кабан дуңгызы итен тикшергән, 10 тапкыр сөт тикшергәннәр, 1 тапкыр бал сыйфатын тикшергәннәр, 1 тапкыр тавык йомыркасын тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 156 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән, 1 тапкыр балык тикшергәннәр;
- Радиология бүлегендә 2 тапкыр сөтне тикшергәннәр;
- Токсикология бүлегендә 6 тапкыр терлек азыгын тикшергәннәр, 5 тапкыр сөт тикшерелгән;
- Тикшеренүләр үзәгендә 4 төрле анализ эшләнгән.
-
26 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән районындагы бер балалар бакчасында тикшерү үткәргәннәр. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланмаган.
19 февральдән 22 нче февральгә кадәр вакыт аралыгында Саба районының ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшеренүләр үткәргән:
- 28 тапкыр сөт тикшергәннәр;
- 6 тапкыр эре мөгезле терлек материалы тикшерелгән;
- 10 тапкыр кетан тәнчекләре тикшергәннәр;
- 23 тапкыр канга биохимия тикшерүе эшләнгән;
- 613 тапкыр лейкозга канны серологик яктан тикшергәннәр, 613 тикшерү бруцеллезга;
- 115 тикшерү паразитология юнәлешендә эшләнгән.
Районның ветеринария-санитария экспертизасы 97 түшкә эре мөгезле терлек итен тикшергән, 28 тикшерү сөт һәм сөтчелек продукциясенә ясалган.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында 16 төрле машина туктатканнар. Шуларның 8 терлекчелек продукциясе төяп ташыган. Тикшерү барышында Таможня Союзының Техник Регламентын бозу очрагы ачыкланган: сөт тиешенчә ябылмаган цистернада ташылган. Гаеплегә карта штраф каралган.
Крым Республикасының Судак шәһәре территориясендә үлгән кыргый кабан дуңгызы материалын лабораториядә тикшерү африка чумасы вирусын ачыклый. Хәзерге вакытта Дәүләт ветеринария хезмәте авыруны таратмас өчен тиешле чараларны башкара.
25 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә эре мөгезле терлек бозауларын сату вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына юлыккан – малларга ветеринария белешмәсе язылмаган. Бу очрак “Ветеринария турында”гы Законны тупас бозу дип санала.
Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында эре мөгезле терлек бозауларын ветеринар белешмәдән башка гына сату очрагына юлыккан. Ветеринария Законнарын бозган өчен, сату оештыручы штрафка тартыла.
Ватанны саклаучылар көнен, республиканың баш ветеринар табиблары чаңгы юлында билгеләп үтте. Тукай райнында алар 2 км лы ярышта катнаштылар. Финишка, беренче булып, һәр елдагыча Балтач райны ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов килде. Икенче урында Питрәч райны ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фәнзил Мөхәммәтҗанов, өченче призлы урында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев.
Татарстанның ветеринария табиблары Әнсәр Абделманов истәлегенә мемориал такта ачылу тантанасында катнашты. Әнсәр Әхәт улы озак еллар Тукай ветеринария берләшмәсен җитәкләгән шәхес, ул Татарстанның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Мемориал такта ачылу тантанасында Баш ветеринария идарәсене җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев, Әнсәр Әхәт улының тормыш иптәше Роза Николаевна, балалары һәм оныклары, республиканың ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.