27 нче Февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 22220 кг күләмендә Марий Элдан Мамадышка илтелүче сөткә ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Бу очрак Таможня Союзының “Сөт һәм сөт продукциясе куркынычсызлгы” Техник регламентын бозу дип санала. Гаеплегә карата, административ хокук бозган өчен штраф каралган.