Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәре һәм районында терлекчелек продукциясе сатылучы урыннарда рейд үткәрде. Рейд вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлмәгән.
Әлмәт районы ветеринария берләшмәсендә узган февраль ае өчен йомгаклау җыелышы булды. Киңәшмәдә берләшмә белегчләре, хуҗалыклардан мал табиблары катнашты.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары юл патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә Мәскәү – Уфа юлында 9370 кг күләмендә терлек азыгына ветеринария белешмәсе булмавын ачыклый. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозучы административ җаваплылыкка тартыла.
Мәскәү – Уфа юлында Казан территориаль бүлеге инспекторлары терлекчелек продукциясен ташыганда Техник Регламент бозылу очрагын ачыклаган: сыер ите тәртипсез рәвештә өсле-өстенә өеп ташылган. Административ хокук бозучы штраф түләргә тиеш.
Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында ветеринария кагыйдәләре бозу очрагына юлыккан: терлекләр ташыган машинага дезинфекция үткәрелергә тиеш булган. Кагыйдә бозучы затка административ хокук бозу турында протокол төзелгән.
Баш ветеринария идарәсенең Апас территориалҗ бүлеге инспекторлары Буа һәм Апас районы ветеринаринария берләшмәләрендә февраль аена йомгаклау киңәшмәләре эшендә катнашты. Анда дәүләт ветеринария хезмәте табиблары, хуҗалыклардан белгечләр инфекция авыруларын профилактикалау, тояк авыруларын дәвалау, маститны бетерүгә юнәлдерелгән эшләргә анализ ясады.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү нәтиҗәсендә алдан күрсәтелгән кимчелекләр бетерелүе, ветеринария кагыйдәләренең үтәлүе билгеле булган.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә 15 төрле транспорт чарасын тикшергәннәр. Шуларның 7 сендә ветеринарлар контролендә булырга тиешле йөк төялгән була. Тикшерү барышында ачыкланганча, Чувашия республикасыннан маллар төяргә килгән машинага дезинфекция ясалмаган. Гаепле зат штрафка тартыла.
Баш ветеринария идарәсе бу көннәрдә ветеринар-санитар экспертлар өчен укулар оештырды. Семинар Агропромпарк бинасында уза. Аны ачу тантанасында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галеевлар катнашты. Укуларны Баш ветеринария идарәсе һәм Республика ветеринария лабораториясе белгечләре алып бара.Семинарның теория өлешеннән соң, ветсанэкспертлар Агропаркның ветеринария лабораториясендә практик өлешне үткәрде.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Аксубай районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Аксу-Агро” җәмгыятенедәге 1594 баш эре мөгезле терлекне туберкулезка тикшерде.