Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария законнары үтәлешен тикшерү максатыннан Бөгелмә районында 2 нче балалар бакчасында булдылар. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә ветеринар белешмәләр булмавы ачыкланган. Гаепле затларга штраф язылган.