Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә Казан – Малмыж юлында кизү вакытында 16 берәмлек автотранспорт чарасын туктатып тикшергән. Шуларның 6 сы ветеринар инспекторлар контролендә булырга тиешле продукция ташучы булган. Ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлмәгән.