ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 22 берәмлек транспорт чарасын тикшергән. Шуларның 11 ендә ветеринария инспекторлары контролендә булырга тиешле йөк ташылган. Тавык йомыркаларын ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагы ачыкланган. Гаеплегә карата административ протокол төзелгән.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында 200 баш үрдәк бәбкәләрен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затлар штрафка тартылган.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районы янындагы постта кизү вакытында тиешенчә дезинфекция үткәрелмәгән машинада эре мөгезле терлек ташу очрагын фаш иткән. Ветеринария таләпләрен бозу факты буенча протокол төзелгән.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта 3000 кг эре мөгезле терлек тиресен ташыган вакытта ветеринария таләпләрен бозуны ачыклаган – йөккә ветеринария белешмәсе булмаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын бозучылар административ җаваплылыкка тартылган.

13 нче 18 июнь көннәрендә Россия Федерациясе территориясендә 8 урында дуңгызларда африка чумасы ачыкланган. Кыргый фаунада тагын бер урын. Калмыкия һәм Саратов өлкәләрендә бруцеллез авыруы табылган.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 108 кг күләмендә кош итен ташыганда ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган: продукциягә ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.


18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Шлки районындагы бер балалар бакчасында элек табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында ачыкланганча, кимчелекләр бетерелгән, ветеринария өлкәсендә кагыйдә бозу очрагы ачыкланмаган.

 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары кизү вакытында Чуваш республикасыннан Ульян өлкәсенә баручы машинаны тикшергәндә ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. Кош ите һәм ике тонна кош итеннән ясалган фаршка тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаеплегә карата административ хокук бозу турында карар чыгарылган.

 

 

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында сельд балыгы ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. Продукциягә тиешле ветеринария белешмәләре булмаган. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.  

Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе белгечләре Гагарин исемендәге ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче балалар белән очрашты. Очрашу барышында белгечләр мал табибы һөнәренең мөһимлеге турында, кыргый һәм иясез ңәнлекләр белән очрашкан вакытта үз-үзеңне тоту, котыру авыруын булдырмау турында сөйләделәр. Соңрак балаларга күчмә ветеринария пунктын күрсәттеләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International