Гаеплегә карата административ протокол төзелгән

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 22 берәмлек транспорт чарасын тикшергән. Шуларның 11 ендә ветеринария инспекторлары контролендә булырга тиешле йөк ташылган. Тавык йомыркаларын ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагы ачыкланган. Гаеплегә карата административ протокол төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International