Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районы янындагы постта кизү вакытында тиешенчә дезинфекция үткәрелмәгән машинада эре мөгезле терлек ташу очрагын фаш иткән. Ветеринария таләпләрен бозу факты буенча протокол төзелгән.