Арча районы ветеринария берләшмәсе каршында районның сөт җыючылары белән эшлекле киңәшмә үтте. Киңәшмәдә барлыгы 28 кеше катнашты. Арча районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов ветеринария белешмәлзрен электрон рәвештә бирү максатлары турында сөйләде. Системага күчү өчен тиешле булган алымнарны санап үтте.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Цивильск – Сызрань юлында 2 тонна күләмендә катнаш азык ташыган вакытта ветеринария таләпләре үтәлмәү очрагына юлыккан – йөккә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка карата штраф салынган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта маллар ташу вакытында ветеринария таләпләре бозылу очрагын ачыклаган. Машина тиешенчә дезинфекцияләнмәгән. Гаепле зат административ штрафка тартыла.
13– 14 нче июнь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге РИД буенча 257 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;
- Вирусология бүлеге 323 тапкыр кан тикшергән, 28 тапкыр патологик материал тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 3 тапкыр паталогик материал тикшергән;
- Биохимия бүлеге 5 тапкыр терлек азыгы тикшергән;
- ПЦР бүлеге 28 тапкыр дуңгыз патологик материалын тикшергән, 2 тапкыр азык-төлек тикшергән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 2 тапкыр сыер итен тикшергәннәр;
- Токсикология бүлегендә тикшерү үткәрелмәгән.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 720 данә тавык йомыркасын ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Әлеге күренеш Авыл хуҗалыгы министрлыгы кагыйдәләрен бозу дип санала. Гаеплегә карата штраф язылган.
Ураза Гаете мөбәрак булсын!
Чын күңелдән сезне Ураза бәйрәме белән котлыйм! Бу бәйрәм мөселман дөньясы өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Бу шәфкатьлелек бәйрәме, рухи шатлык китерә торган бәйрәм. Ураза Гаете сезнең йортка иминлек, шатлык алып килсен.
Хөрмәт белән Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 6000 кг күләмендә биологик калдыклар ташыганда ветеринария кагыйдәләре бозылу ачыкланган – ташылучы йөккә ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар җаваплылыкка тартылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта ветеринария белешмәсе булмаган килеш биш баш эре мөгезле терлек ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозучы әтрафка тартылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама районы Камский бистәсендәге балалар бакчасында элек табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Кагыйдә бозулар ачыкланмаган, күрсәтмәләр үтәлгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Чистай катнаш азык әзерләү заводында” бөртекләрне саклау һәм сату шартларын тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, әлеге предприятие терлек азыгын экспортка чыгара ала.