Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 108 кг күләмендә кош итен ташыганда ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган: продукциягә ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.