Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ветеринария өлкәсендә алдан табылган кимчелекләр вакытында бетерелгән, күрсәтмәләр үтәлгән.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында Татарстан территориясенә маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция үтмәгән машина керү очрагын кисәткән. Гаеплегә карата административ хокук бозу факты буенча протокол төзелгән.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Әтнә районынна Чуваш республикасына баручы машинада 6 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария кагыйдәләре бозылу очрагын ачыклаган: малларга ветеринария белешмәсе алынмаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказы бозылу буенча протокол төзелгән.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы балалар бакчасында ветеринария өлкәсендә табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Ветеринария кагыйдәләрен бозу буенча бирелгән күрсәтмәләр вакытында үтәлгән.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында Казаннан Менделеевск шәһәренә баручы машинаны тикшергәндә ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне ачыклаган. 96 кг күләмендәге кош ите суыту камерасы белән җиһазландырылмаган машинада ташылган. Таможня союзының “Ветеринария турындагы” техник регламентын бозучы җәзага тартыла.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән Нурлат районы торак пунктларында халык белән аңлату эшләре алып барды. Белгечләр халыкка дуңгызларда африка чумасы авыруын профилактикалау турында, шәхси хуҗалыкта кошлар асрау кагыйдәләре турында сөйләделәр, белешмәлекләр тараттылар.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында Алабугадан Яр Чаллыга баручы машинада ит ташыганда Таможня Союзы Техник Регламенты үтәлмәү очрагын ачыклаган: 230 кг күләмендәге ит туңдыру җиһазлары булмаган машина идәнендә яткан. Әлеге факт буенча гаепле затка протокол төзелгән.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында 200 баш яшь тавык, 15 баш әтәч ташыганда ветеринария кагыйдәләре бозылу фактын ачыклаган – кошларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас районындагы бер мәктәптә планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәү очрагы ачыкланган: терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Әлеге факт буенча протокол төзелгән.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Актаныш авылында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 40 кг күләмендә сарык ите сату очрагын фаш иткән. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ җаваплылыкка тартыла.