ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “АлексеевскоеПлемдело” җәмгыятенә караган 227 баш эре мөгезле терлеккә алдан кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас – Чирмешән юлында ветеринария-полиция постында Тәтеш районыннан Чувашия республикасына баручы машинада ветеринария таләпләрен үтәмичә 2 баш эре мөгезле терлек ташу очрагы ачыклаган – малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар штраф түләргә тиеш була.

 


21
июль, 2018 ел
шимбә

20 нче июль көнне Түбзн Кама территориаль бүлеге инспекторлары Молькеево постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш бал ташучыга карата административ штраф язган. 300 кг бал ташыганда ветеринария белешмәсе булмаган.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Молькеево”

 постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында Киров өлкәсеннән Чувашия песпубликасына ташылучы машинада ветеринария таләпләре үтзлмиәүне ачыклаган:20,4 тонна сөт тиеешенчә пломбалаштырылмаган өистернада ташылган. Гаеплегә карата административ җаваплылык яный.

 


20
июль, 2018 ел
җомга

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторалры Кайбыч районына урнаштырылган махсус постта кизү вакытында 20 тонна күләмендә сөт ташыганда ветеринария җаләпләре үтәлмәүне ачыклаган: сөт тутырылган цистерна тиешенчә бикләнмәгән. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозучы административ җаваплылыкка тартылган.

 

Апас – Чирмешән юланда урнаштырылган ветеринария-полиция постында Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чуваш республикасына баручы машинада ике баш эре мөгезле терлекне ташыганда ветеринармя таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе язылмаган. Әлеге факт буенча гапле затлар админстратив штрафка тартылган.

 

Түбән Кама районында кош гриппын профилактикалау сорауларына кагылышлы киңәшмә үтте.  Түбән Кама территориаль бүлеге җитәкчесе Андрей Никитин җыелганнарга Татарстандагы эпизоотия халәте, кош гриппы вирусын Түбән Кама районында булдырмау максатларында алып барылырга тиешле эш планы турында сөйләде. Киңәшмәдә Роспотребнадзор, МЧС, МВД, экология бүлеге вәкилләре катнашты.

Татарстанның идел арты районнарында кош гриппы вирусы очраклары ачыклану сәбәпле Апас, Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Апас һәм Буа районы ветеринария белгечләре белән берлектә Чувашия республикасындагы ветеринар-полиция постында тәүлек әйләнәсе кизү тора. Хәзер Татарстанга Чувашия республикасыннан маллар, кошлар кертү катгый тыела. Ветеринария белгечләре һәр машинаны да дезинфекция үткәргәннән соң гына Татарстанга кертәләр.

 

 

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Молькеево постында Чуваш республикасына баручы машинаны тикшергәндә ветеринария таләпләре үтәлмәвен ачыклаган: 21 баш эре мөгезле терлек ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаеплегә карата протокол төзелгән.

 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары 19 нчы июль көнне Кама Тамагы районында урнашкан балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Планлы тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәләре булмау ачыкланган. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International