ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе Түбән Кама районының «Таврия-2» СПВК стационар постында инспекторлар тарафыннан 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгын һәм «азык-төлек продукциясе иминлеге турында» Таможня берлегенең (ТР ТС 021/2011) 17 статьясын бозган өчен Россия Федерациясе КоАП 10.8 ст.2 ө.буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, ул Таможня берлеге комиссиясенең 2011 елның 9 декабрендәге 880 номерлы карары белән кабул ителде.


4
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне һәм якынлашып килүче Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәбез!


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча киңәшмә уздырды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль дәүләт ветеринария инспекторлары, полиция участковыйлары белән берлектә, шикаятькә җавап итеп, Менделеевск муниципаль районының Тихоново авылында шәхси хуҗалыкны тикшерделәр.


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре тарафыннан, Актаныш районының Байсар авылы янында М-7 автоюлында, ветеринария документларыннан башка, кош итен ташу факты ачыкланды. Маршрут: Татарстан Республикасы – Башкортстан Республикасы. Гаепле зат 10.8 ст.2 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылган.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең баш эпизоотологы Козлов Александр Сергеевич һәм дәвалау-профилактика бүлегенең әйдәүче консультанты Сөнәгатов Фәннур Фирдинатович Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең имтихан комиссиясендә катнаштылар.

2019 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Чувашия Республикасыннан, ветеринария документларынан башка 22306 кг күләмендә сыер сөте ташу факты ачыкланды.

30 октябрьдә Лаеш районында "Динамо" аучылык хуҗалыгы территориясендә кыргый җәнлекләргә каршы ораль вакцина таратылды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан Татарстан Республикасы Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында елга һәм диңгез балыкларының туңдырылган булуы ачыкланды.


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Нурлатта капиталь ремонттан соң сәнгать мәктәбен ачу тантанасында, шулай ук 2019 елда авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм эшкәртү сәнәгате алдынгылары слетында катнашты. Чара ахырында ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының мактау грамоталарын тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International