30 октябрьдә Лаеш районында "Динамо" аучылык хуҗалыгы территориясендә кыргый җәнлекләргә каршы ораль вакцина таратылды. Вакцина таратуда Лаеш районының хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген куллану буенча тәртипкә салу һәм федераль күзәтү белгечләре,ТР МК ГУВ белгечләре, ДБУ Лаеш районының дәүләт ветеринария берләшмә белгечләре катнашты.