Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең баш эпизоотологы Козлов Александр Сергеевич һәм дәвалау-профилактика бүлегенең әйдәүче консультанты Сөнәгатов Фәннур Фирдинатович Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең имтихан комиссиясендә катнаштылар. Алар Ветеринария медицинасы факультетының 5 курс студентларыннан җитештерү һәм диплом алды практикасына китәр алдыннан практик күнекмәләр буенча имтихан кабул иттеләр.