Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды. Доклад белән бухгалтер исәбе һәм хисаплылык, икътисади планлаштыру һәм дәүләт заказы бүлеге җитәкчесе Филиппова Регина Рамил кызы чыгыш ясады.