Закон бозучы административ җаваплылыкка тартылды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Чувашия Республикасыннан, ветеринария документларынан башка 22306 кг күләмендә сыер сөте ташу факты ачыкланды.

 «Терлекләрне, кош-кортларны, балыкларны, терлек продуктларын һәм чималын ташуның ветеринария-санитария кагыйдәләре» 1.10, 1.11 п.бозылган. Гаепле зат РФ КоАП 10.8 ст. 2 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тартылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International