Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан Татарстан Республикасы Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында елга һәм диңгез балыкларының туңдырылган булуы ачыкланды. Тикшерү барышында ветеринария – санитария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. 1993 елның 14 маендагы 4979-1 номерлы «Ветеринария турында» РФ Законының 15; 21 статьясы бозылган. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Ветеринария документларын рәсмиләштерү эшләрен оештыруның ветеринария кагыйдәләрен, ветеринария документларын электрон формада рәсмиләштерү тәртибен һәм Ветеринария документларын кәгазь формасында рәсмиләштерү» 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы. Закон бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.Сату туктатылган.