Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә бүгенге көнгә кадәр «Яр Чаллы шәһәре Баш ветеринария идарәсе " ДБУ башлыгы вазыйфасын башкарган Илдар Ногманов Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары итеп билгеләп куелды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган рәсем конкурсы игълан ителде.
Чын күңелдән сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәм!
Кош гриппы килеп чыгуның төп сәбәбе булып кыргый кош санала. Алар кош гриппын төп таратучылар булып торалар.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин эш визиты белән Буа районында булды.
Бүген Спас ветеринария берләшмәсе башлыгы вазыйфасына яңа баш табиб Шакуров Булат Әбрар улы билгеләнде.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында терлекләрне бердәм идентификацияләү һәм ветеринария иминлеге буенча эшләр башкару турында» дигән темага узган Брифингта хәбәр иттеләр. Брифингта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла. Агросәнәгать комплексының иң яхшы эшләүче 100 хезмәткәре 100әр мең акча алачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр иткәнчә, 22 октябрьдә Татарстан Республикасының ике районында кош гриппы диагнозы расланган: Мөслим районы КФХ Шакирянова Лиза Муфаздал кызы һәм Чүпрәле районы Төхвәтуллин Фәнис Мәсхүт улы.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин эш визиты белән Апас районына булды.