Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин эш визиты белән Буа районында булды.
Визит барышында ул «Ямбулат» АХК базасында яшь терлекләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Очрашуда катнашучылар мөгезле эре терлектә лейкозны киметү, бозауларның сакланышы һәм яшь терлекләрне үстерү мәсьәләләре, шулай ук Буа районы хуҗалыкларында терлекчелекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Визит Ташкичү авылының ветеринария пунктын карау белән тәмамланды.