Татарстанда ветеринария иминлеген саклап калу зарурлыгы мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияли башлау турында карар кабул итүгә сәбәп булды

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында терлекләрне бердәм идентификацияләү һәм ветеринария иминлеге буенча эшләр башкару турында» дигән темага узган Брифингта хәбәр иттеләр. Брифингта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашты.

 «22 октябрьдә Татарстан Республикасының ике районында: Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы диагнозы расланды. Элегрәк кош гриппы чыганагы Буа районында ачыкланган иде. Барлык очраклар да республиканың башка төбәкләр белән чиктәш районнарында булды. Йогышлануның төп сәбәбе - башка төбәкләрдән фермерлар тарафыннан ветеринария документлары булмаган кош-корт кайтару, шулай ук кошларның кыргый су кошлары яши торган табигый сулыкка керүләре. Кыргый су кошларының һәм синантроп кошларның югары йогышлы кош гриппына каршы торучанлыгы чагыштырмача нык һәм алар үзләре инфекцияне төп таратучылар  булып санала. Шуңа күрә гражданнар, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар, кошчылык предприятиеләре җитәкчеләре бүген аеруча уяу булырга тиеш», - дип кисәтте Алмаз Хисаметдинов һәм катгый рәвештә үтәлергә тиешле саклык чаралары турында сөйләде.

Терлекләрне бердәм идентификацияләүне  гамәлгә кертү дә нәкъ менә Республиканың ветеринария иминлегенә  турыдан-туры бәйле.  Бүген Россия Федерациясе территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннарының йогышлы авырулары буенча вәзгыять катлаулы санала: тилчә (ящур) буенча имин булмаган төбәкләр - 32, африка дуңгызлар чумасы буенча - 25, бруцеллез буенча - 39, йогышлы бизле дерматит - 23, югары йлгышлы кош  гриппы буенча - 10 төбәк. «Безнең республика бу  авырулар буенча имин санала. Һәм бездә башка төбәкләрдән санкцияләнмәгән хайваннар  кайтару курку уята», - дип аңлатты Алмаз Хисаметдинов.

Ленар Гарипов билгеләп үткәнчә, Татарстанда эре мөгезле терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча карар кабул итүнең сәбәбе - терлекләрнең йогышлы авырулары таралуны булдырмау, шулай ук йогышлы авырулар чыганакларын һәм аларның таралу юлларын ачыклау. Идентификация бер хайванны икенчесе белән алмаштыру мөмкинлеген дә юкка чыгара. Шулай ук тагын бер өстенлеген әйтергә кирәк - мәсәлән, ветеринария документлары булмаганда, хайванның хуҗасын, шулай ук  югалган хайваннарны эзләү мөмкинлеге.  

 “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 августындагы күрсәтмәсе белән Татарстан  территориясендә хайваннарны теркәү һәм исәпкә алуның бердәм системасын кертү буенча ведомствоара эшче төркем составы һәм чаралар планы расланды. План нигезендә барлык милек рәвешләрендәге хуҗалыкларда агымдагы елның 10 октябреннән эре мөгезле терлекләрне маркировкалау башланды. Аннары  2021 елда мөгезле вак терлекләрне һәм атларны маркировкалау уздырылачак, 2022 елда дуңгызлар һәм кош-корт маркировкалана, 2023 елда - мехлы җанварлар. 2024 елда бу эш умарталарны  һәм балыкларны маркировкалау белән төгәлләнәчәк”, - дип сөйләде Ленар Гарипов.

Терлекләрне идентификацияләү яки биркалау авыл хуҗалыгы оешмаларында гына түгел, шәхси хуҗалыкларда да башкарылачак. Шәхси хуҗалыкларда терлекләрне идентификацияләү сезонлы ветеринария-профилактика чаралары вакытында оештырылачак.

 Хәзерге вакытта республикада 699,4 мең баш эре мөгезле терлек бар, терлекләрне исәпкә алу программасында - 2 927 баш эре мөгезле терлек яисә барлык терлекләрнең 0,42%ы идентификацияләнгән һәм теркәлгән.

Терлекләрне бердәм идентификацияләү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8-800-444-16-70 телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International