Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган рәсем конкурсы игълан ителде.

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган рәсем конкурсы игълан ителде.

Конкурс коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен һәм коррупция фактларына тискәре караш формалаштыру, шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокукый культураны арттыру максатыннан үткәрелә. Конкурста катнашу бушлай.

Конкурс киләсе тематика буенча үткәрелә: «Гадел яшәргә кирәк!». Конкурсны үткәрү вакыты: ел саен 1 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр.

Барлык сораулар буенча кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенә 8 843-221-77-47 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

Конкурс турында нигезләмә сылтама буенча карарга була https://guv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2561435.docx

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International