Чын күңелдән сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәм!
Бу - Татарстан һәм Россия үсеше өчен халыкларны берләштерү бәйрәмнәре булсын. Без барыбыз да – яшькә, һөнәргә, нинди дингә ышануыбызга да карамастан – бердәм халык. Уртак көч белән генә заманча җәмгыятьтә дустанә мөнәсәбәт булдыра алабыз. Бәйрәм уңаеннан Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телим!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов