Россиядә хайваннарда котыру чире очраклары кимегән

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Агымдагы елның ноябрь аенда Россиядә хайваннар арасында котыру авыруының 43 очрагы ачыкланды. Бу октябрь ае белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк, ул вакытта 86 шундый очрак теркәлгән. Әлеге «Ветеринария һәм тормыш» белешмәләрен, «Сирано» системасы мәгълүматы мониторингыннан чыгып, Россельхознадзор үзәк фәнни-методик лабораториясендә бирделәр.

Ноябрь аенда төлкеләр һәм этләр арасында котыруның 14 очрагы ачыкланган, 9 очрак – мәчеләрдә, 3 очрак – мөгезле эре терлек арасында, 2 очрак – янутсыман этләрдә табылган. Моннан тыш, ноябрь аенда котыру белән чирләүче бер поши теркәлгән.

"Ноябрьдә хайваннар котыруның иң күп очракларын Чиләбе, Смоленск һәм Түбән Новгород өлкәләрендә ачыклаганнар", - дип аныкладылар ЦНВЛДА. Белгечләр, хайваннарда котыру авыруы вирусы иң күп ачыкланган төбәкләрдә актив лаборатория диагностикасы уздырыла, дип өстәделәр.
Искәртеп узабыз, галимнәр кешеләрнең котыру авыруыннан үлүенә борчыла. 2020 елда Россиядә җиде кеше котыру авыруыннан үлә, чөнки медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән һәм антирабик прививкалар курсы узмаган, ягъни җанвар тешләгәч, котыру чиренә каршы вакцина ясатмаган. Өстәвенә, һәлак булучылар арасында икесе-17 яшькә кадәрге балалар.
Котыру белән чирләүчеләр еш кына авыру эт ешләү яки авыру хайванның селәгәе тәнгә эләгү сәбәпле йога.

Котыру чирен Rabies virus вирусы китереп чыгара торган йогышлы авыру. Вирус хайваннарда һәм кешедә үзенчәлекле энцефалитка, баш мие ялкынсынуга китерә. Вирус нерв күзәнәкләре буенча тарала һәм баш миенең тамырына җитә, аны зарарлый.
Кешегә котыру авыруы чирле хайван тешләгәндә, яки авыру хайванның селәгәе организмга эләккәндә йога. Зарарлану булмасын өчен, тешләнгән яраларны һәм селәгәй, сабын эретмәсе, аннары су белән юарга кирәк. Яраларны водород перекисе эретмәсе белән, ә яраның тирәләрен биш процентлы йод эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә. Шуннан соң тиз арада травмпунктка мөрәҗәгать итәргә һәм котыру чиренә каршы прививкалар курсын узу бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International