Галимнәр йорт кошларын кош гриппына каршы вакцинацияләүне рөхсәт итәргә тәкъдим итә

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Россия кошчылык союзы РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә нәселле йорт кошларын йогышлылыгы югары булган кош гриппына каршы вакцинацияләүне рөхсәт итәргә тәкъдим итте. Әмма вакцинация барыбер кошчылык фабрикаларында кош гриппыннан 100 процентка сакланмаячак, дип хәбәр иттеләр хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәгендә.

«Бүген бөтен дөнья кошчылыгында проблемаларның берсе - кошчылык фабрикаларының биологик иминлек чараларын тулысынча үтәмәү. Кошчылык сәнәгатендә кагыйдәләрне төгәл үтәмәү, кайбер кисәтүләргә бармак аша карау сәбәпле кош-корт санын саклауда төрле авырулар, шул исәптән кош гриппы вирусы үтеп керүгә юл ачыла», - дип шәрехләделәр «ВНИИЗЖ» галимнәре.

Кошчылык тармагы өчен кош гриппының никадәр куркыныч икәнен исәпкә алып, авыру кошлар яки авыру белән контактта булган барлык кошлар да юкка чыгарылырга тиеш. Мондый шартларда вакцинация йорт кошларының баш санын саклауда тулысынча гарантия тәэмин итми. Гриппка каршы вакциналаштырылган кошлар  арасында да авыру чыккан очракта, бөтен баш саны юкка чыгарылачак, дип өстәде галимнәр.

"Вакцинациядән соң авыру шундый кискен формада узмаска, яшерен формада узарга да мөмкин, шуңа күрә ветеринария табибы авыру фактын вакытында күрмәскә һәм кирәкле чаралар күрелмәскә мөмкин», - дип аныкладылар белгечләр.

Элегрәк тә Россия кошчылык союзында кош фабрикаларына бу авыру таралмасын өчен кош гриппына каршы вакциналаштырырга рөхсәт итәргә тәкъдим иткән иде. Россиянең Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте белгечләре әйтүенчә, әлегә бу тәкъдимнәр генә. Мондый карарлар, халыкара таләпләрне исәпкә алып, барлык тармак оешмаларын, фәнни һәм ветеринария җәмәгатьчелеген әлеге процесска җәлеп итеп, хәлне тирәнтен һәм комплекслы анализлау нигезендә кабул ителергә тиеш", – дип шәрехләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

исегезгә төшерәбез, Россиядә ел башыннан алып 22 ноябрьгә кадәр 57 кош гриппы теркәлгән, шуларның 45е – йорт кошлары арасында. Өстәвенә, биш авыру чыганагы кошчылык фабрикаларында ачыкланган, бу 4,5 миллион баш кошны юк итүгә китергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International