Табиблар дәүләт хезмәткәрләренә коронавируска каршы ревакцинация турында аңлатты

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының актлар залында Министрлык хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе өчен коронавируска каршы ревакцинация турында аңлатмалы лекция узды.

Татарстан Республикасында бердәм иммунизация атналыгы кысаларында тыңлаучылар алдында Казан шәһәренең 18 поликлиникасы табиб-эпидемиологы Нәргизә Петрова чыгыш ясады. Белгеч коронавируска каршы, җәмгыятьтә җитәрлек коллектив иммунитетка ирешү өчен ревакция кирәклеге турында сөйләде. Доктор яңа вирустан, авыруның катлаулану хәлен булдырмас өчен, ревакцинацияне тәкъдим итте, чөнки вакцина авырудан тулысынча сакламаса да, авыруны җиңел формада кичерергә һәм организмны авыр нәтиҗәләрдән авыруга иммунитет эшләп чыгару юлы белән якларга ярдәм итә.

Бүген безнең илдә коронавирустан Россиядә җитештерелгә 5 төрле вакцина кулланыла: Гамалеи исемендәге фәнни-тикшеренү институтының «ЭпиВакКорона», Роспотребнадзорның Новосибирск фәнни үзәгенең «Вектор» Новосибирск фәнни үзәгенең «КовиВак», шулай ук Чумаков исемендәге фәнни үзәкнең «КовиВак». «Спутник Лайт», "Спутник V" вакциналары ышанычлы санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International