Ветеринария табибы Айрат Зәкиев пауэрлифтинг буенча Россия-2022 чемпионатында 1 урынны алды

2022 елның 29 апреле, җомга

Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария контроле бүлегенең ветеринария табибы Айрат Зәкиев пауэрлифтинг буенча Россия-2022 чемпионатында 1 урынны алды. Чемпионат Екатеринбург шәһәрендә узды. Зәкиев Айрат - атказанган спорт мастеры, Пекиндагы Паралимпия уеннары призеры, берничә тапкыр Россия чемпионы, «Фидакарь хезмәт өчен» медале һәм II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале иясе. Горурланабыз һәм коллегабызны зур җиңүебез белән котлыйбыз! Шул ук рухта дәвам итүегезне, ирешелгән уңышларда тукталып калмавыгызны һәм һәр юлы үз җиңүгә ирешүегезне телибез. Ныклы сәламәтлек, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International