Республиканың ветеринария табиблары ерткыч җанварларда котыру авыруын кисәтү өчен ел саен башкарыла торган вакциянация эшенә кереште. Котыруга каршы ораль вакцинация кыргый ерткыч хайваннарны, барыннан да элек төлке һәм янутсыман этләр өчен каралган. Бу операция елга ике тапкыр – 1 млн. 440 мең доза, язын һәм көзен 720шәр мең дозада үткәрелә. Күчмә бригадаларның эше республиканың барлык муниципаль районнарында оештырылган.
Ерткычларның торак пунктларга үтеп керүе авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарының котыру авыруы йоктыруга китерә, алар, үз чиратында, кешеләр өчен зарарлану чыганагы булып хезмәт итә ала. Профилактика чараларының берсе-йорт, авыл хуҗалыгы хайваннарына вакцинация ясау, шулай ук кыргый хайваннарны үзәк вакцинацияләү.
Җәю эшләре кулдан, турыдан-туры хайваннар янында башкарыла. Тышкы вакцина 30 гр. га кадәр булган параллепипед формасындагы көрән төстәге брикет-приманкадан гыйбарәт. Брикет составына ит фаршы керә, аның эчендә вакцина бар. Вакцинаны куллану лактация чорында һәм йөклелек халәтендә булган хайваннар өчен зарарсыз санала.
Котыру авыруы – хайваннар һәм кешедә үлем белән тәмамлана торган үзәк нерв системасы зарарлану белән характерлана торган йогышлы авыру. Вирусның төп чыганагы булып кыргый хайваннар, беренче чиратта төлкеләр, бүреләр, шулай ук этләр һәм мәчеләр тора. Заралану хайваннар тешләгәндә, тырнаганда, яки тәндәге җәрәхәткә авыру хайванның селәгәе эләккәндә йога. Иң куркыныч урыннар бит, муен һәм кул чуклары санала, чөнки тәннең өске өлешеннән вирус баш миенә бик тизарада барып җитә.
Эт яки башка хайван тешләсә, мөмкин булган очракта тешләгән урынны сабын белән яхшылап юарга кирәк. Аннары яраны водород перекисе, ә яра тирәсендәге тирене йод белән эшкәртергә кирәк. Җәрәхәттән кан агуны туктатырга ашыкмаска, киресенчә көчле булмаган кан агуын бераз көтеп торырга киңәш ителә, чөнки кан инфекцияне ярадан юып чыгара. Соңыннан ярага марля яки мамык тампоны куеп, бинтом яки пластырь белән ныгытып бәйләргә кирәк.
Иң мөһиме: мәҗбүри рәвештә табибка мөрәҗәгать итү! Медицина белгече яраны дөрес итеп эшкәртергә һәм котыру чиренә каршы вакцина ясарга тиеш! Үлемгә китерә торган инфекцияне - котыру авыруын булдырмауның бердәнбер чарасы тиз арада ясалган вакцина!