Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Актаныш районында эшлекле сәфәрдә булды. Эш сәфәре барышында Алмаз Хисаметдинов терлекчелек комплексларында эпизоотиягә каршы көзге чаралар уздыру эше белән танышты.
Татарстан Республикасының баш ветеринария табибы терлекләрне лейкоздан савыктыруга һәм мөгезле эре терлекләрнең, бозауларның сәламәтлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларга аерым игътибар бирде. Ул эш урыннарында хуҗалыклар хезмәткәрләре һәм ветеринария белгечләре белән аралашты. Шулай ук ветеринария белгечләре эре мөгезле терлекләрне һәм яшь терлекләрне идентификацияләү мәсьәләсе буенча да сөйләштеләр.