Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, район башлыклары, инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашында айлык киңәшмә узды. Урып-җыюны тәмамлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, быелның 8 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар, Татарстан Республикасындагы эпизоотия хәле буенча сөйләштеләр.

Киңәшмә барышында республикадагы эпизоотия хәл турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, хәзер планлы эпизоотиягә каршы чаралар бара. Агымдагы ел ахырына кадәр хайваннарның йогышлы авыруларын ачыклау өчен 5,6 миллионнан артык диагностик тикшеренүләр үткәреләчәк. Шул исәптән 900 меңгә якын бруцеллез тикшеренүләре, 1500 миллионга якын эре мөгезле терлек туберкулезы тикшеренүләре, 950 меңнән артык лейкоз тикшеренүләре.

Профилактика максатыннан ел саен хайваннар һәм кошларның йогышлы авыруларына каршы 370 миллионнан артык прививка ясала. Шул исәптән 2 млн.дан артык Себер чиренә каршы прививка, 1 млн. га якын котыру авыруына каршы прививка.

Африка дуңгыз чумасы белән бәйле хәлгә килгәндә. Агымдагы елның августында ачыкланган 9 учакның барысы да локальләштерелгән. Хәзерге вакытта чикләүләрне бетерүгә әзерлек бара. Вирус йоктыруны булдырмау максатыннан дуңгызларны тоту буенча шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны максималь кими.

Якын арада терлекчелекнең альтернатив төрләренә түбән дәрәҗәдәге саклаулы дуңгызчылык хуҗалыклары күчереләчәк.

Эре дуңгызчылык хуҗалыклары белән аларның биологик сакланышын арттыру буенча өстәмә чаралар эшләнгән һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту алып барыла.

Алмаз Хисаметдинов шулай ук кошларның югары патогенлы гриппын искә төшерде. Хәзерге вакытта кыргый күчеп йөрүче кошларның миграция чоры бара, алар әлеге авыруны йөртүчеләр булып тора. Ветеринария хезмәтенең зур тырышлыгы әлеге авыруны профилактикалауга юнәлдерелгән.

Вирус циркуляциясен мониторинглау максатыннан йорт, кыргый һәм синантроп кошлардан пробалар алу планы арттырылган.

Ел башыннан йорт кошларыннан барлыгы 13 192 патматериал үрнәге; кыргый һәм синантроп кошлардан 289 проба; кошчылык продукциясеннән 4294 проба алынган.

Ветеринария хезмәте белгечләре махсус белешмәләр таратып, шәхси-ярдәмче хуҗалыклар милекчеләрен кисәтә, аңлату эшләре алып бара. Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге һәм ветеринария белгечләре йорт кошларын ябык режимда тотуга, сулыкларга йөрмичә күчерергә һәм шулай ук ит өчен үстерелгән кошларны вакытында суярга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International