Кош базарларында һәм зоокибетләрдә йорт хайваннарын сатуны тыя торган закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары өченче, соңгы укылышта 2022 елның 28 сентябрендә пленар утырышта хуплады. Үзгәрешләр хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы федераль законга кертелә.
Закон проекты тарафыннан сәүдә урыннарында хайваннарны тоту таләпләрен билгеләү тәкъдим ителде. Бу таләпләр хөкүмәт тарафыннан билгеләнде. Закон проетктын әзерләүчеләр фикеренчә, язылган таләпләр кош базарларында һәм зоокибетләрдә эт-мәче сатуны тыячак.
Башка вак хайваннарга килгәндә, мәсәлән, аквариум балыклары, декоратив кошлар, тычканнар һәм әрләннәр өчен тиешле шартлар тудырганда зоокибетләрдә сатуны дәвам итәчәкләр, дип аңлаттылар Дәүләт Думасының Экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитетында. Төзәтмәләр 2023 елның 1 мартыннан гамәлгә керәчәк дип көтелә.