Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула 1” постында 11 880 данә тавык йомыркасын ташучы машинаны туктаткан. Тикшерү барышында товарга ветеринар белешмә булмавы ачыкланган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказы бозылу очрагы буенча административ штраф каралган.
28 март көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула 1” постында 40 кг күләмендә кош итенә ветеринар белешмәләр булмау очрагына юлыккан. Ит продукциясе Казаннан Яр Чаллыга илтелергә тиеш булган. Ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы буенча административ җаваплылык каралган.
Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула 2” постында ветеринария белешмәләре булмаган килеш тавык ите ташучы машинаны туктаткан. Бу күренеш ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагы дип санала. Гаеплегә карата штраф каралган.
Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге Бызов базары территориясендә тиешле булмаган урында белешмәсез пластик шешәләрдә сөт һәм ветеринар белешмәсе булмаган килеш балык сату очрагына тап булганнар. “Ветеринария турында” гы законны бозган гражданнарга карата административ протокол төзелгән.
Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге ветеринария инспекторлары Казан район ара табигатьне саклау прокуратурасы, Сарман ветеринария берләшмәсе җитәкчесебелән берлектә Сарман районындагы дуңгызчылык комплексларында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерделәр.
Агробизнес кадраларын укыту институтында техник-орлыкландыручылар өчен квалификация күтәрү буенча укулар оештырылды. Барлыгы 57 белгеч курсларны уңышлы үтеп таныклык алды.
Апас территориаль бүлеге ветеринария инспекторлары, комиссия составында, Югары Ослан районында урнашкан сугым цехында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерә нәтиҗәләре буенча табылган кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелде.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында транспорт чарасында ветеринар белешмәсе булмаган килеш сыер ите ташу очрагын кисәктә. Гаепле зат штраф тхләргә тиеш була.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында тиешенчә бәйләмәгән килеш 7 баш мөгезле эре терлек ташу очрагына юлыккан. Ветеринария таләпләрен бозу җавап тотачак.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында ветеринария таләпләренә каршы килеп 1890 кг күләмендә терлек азыгы ташу очрагын ачыклаган. Гаепле зат штраф түләргә тиеш.