Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула 2” постында ветеринария белешмәләре булмаган килеш тавык ите ташучы машинаны туктаткан. Бу күренеш ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагы дип санала. Гаеплегә карата штраф каралган.