Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула 1” постында 11 880 данә тавык йомыркасын ташучы машинаны туктаткан. Тикшерү барышында товарга ветеринар белешмә булмавы ачыкланган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказы бозылу очрагы буенча административ штраф каралган.