Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге Бызов базары территориясендә тиешле булмаган урында белешмәсез пластик шешәләрдә сөт һәм ветеринар белешмәсе булмаган килеш балык сату очрагына тап булганнар. “Ветеринария турында” гы законны бозган гражданнарга карата административ протокол төзелгән.