ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2018 ел
җомга

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә “Камышла” постында ветеринар белешмәсе булмаган килеш терлек азыгы ташу очрагына юлыккан. Гаепле кешегә карата административ җаваплылык каралган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районы ветеринария белгечләре белән берлектә Шлки районындагы кошчылык хуҗалыгында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Агрооснова” җәмгыятендәге 1167 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Балтач районында малларда булырга мөмкин булган йогышлы авырулардан саклану чараларына багышланган утырыш узды. Анда маллар ташу белән шөгыльләнүчеләр катнашты. Ветеринария берләшмәсе белгечләре катнашучыларга белешмәлекләр таратты.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Ульяновск юлында Кама тамагы районыннан Буа районына баручы машинада 1 тонна сөткә ветеринария белешмәсе булмау фактын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен тупас бозучыга карата административ штраф каралаган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле булмаган урында сәүдә итү урыныда ветеринар белешмәсе булмаган килеш ысланган балык сатуны туктаткан.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле булмаган урында сәүдә итү урыныда ветеринар белешмәсе булмаган килеш кош ите сатуны туктаткан.

Баш ветеринария идарәсенең Казан территориалҗ бүлеге инспекторлары тиешле булмаган урында ветеринар белешмәсе булмаган килеш елга балыгы сату очрагын ачыклаган. Балык сату туктатылып, кагыйдә бозучыга штраф салынган.

 


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан табигатьне саклау районара прокуроры белән берлектә Югары Ослан районында урнашкан КФХ Пашков С.И. дуңгызчылык комплексында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Әле чаралар дуңгызларда африка чумасы авыруын кисәтү максатыннан оештырыла.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы хезмәткәре белән берлектә Буа районында урнашкан “Авангард” дуңгызчылык комплексында африка чумасы инфекциясен профилактикалау максатында тикшерү үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International