Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары М-7 трассасында кизү вакытында ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне фаш иткән: 3 баш мөгезле эре трелек ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле зат штраф түләячәк.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында ветеринар таләпләргә туры килми торган машинада сөт ташу очрагын ачыклаган. Таможня Союзының Техник Регламенты бозылу сәбәпле, гаепле кеше штраф тәләргә тиеш була.
Түбән Кама территориаль бүлеге ветеринария инспекторлары Сарман районындагы бер балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнеэ бетерелүен тикшерде. Кимчелекләр бетерелгән.
Түбән Кама территориаль бүлеге ветеринария инспекторлары Мөслим районындагы постта кизү вакытында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 500 баш тавык ташу очрагын ачыклаган. Бу күренеш – авыл хуҗалыгы Министрлыгы Приказын үтәмәү дип санала. Гаепле штраф түләргә тиеш була.
Түбән Кама территориаль бүлеге ветеринария инспекторлары “Түбән Кама ТЭЦ” предприятиесендә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Табылган кимчелекләр буенча протокол төзелгән.
Түбән Кама территориаль бүлеге инпсекторлары “Таврия-1” постында йөк ташучы транспорт чараларын тикшергәндә ветеринария кагыйдәләре бозылу очрагын ачыклаган: 115 кг ярым фабрикатлар ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затка карата штраф каралган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Кызыл Яр авылында рейд вакытында елга балыгын саткан вакытта ветеринария кагыйдәләрен бозуны ачыклаган: елга балыгы ветеринар белешмәсез сатылган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Актаныш районындагы постта йөк машиналарын тикшергәндә Техник Регламент таләпләрен бозылуны ачыклаган: колбаса эшләнмәләре тиешле температураны саклый торган чаралар белән җиһазландырылмаган машинада ташылган. Гаепле кеше штраф түләргә тиеш була.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Актаныш районындагы постта йөк машиналарын тикшергәндә ветеринария таләпләрен бозуны ачыклаган:5 тонна сөт ветеринар белшмәдән башка ташылган. Гаепле кеше штраф түләргә тиеш була.
Яр Чаллы территориалҗ бүлеге инспекторлары Әгерҗе районында 15 кг балга сату вакытында ветеринария белешмәсе булмавын ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын үтәмәгән өчен сатучы штрафка тартылган.