ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Апас территориаль бүлеге инспекторлары ветерианрия-полиция постында кизү вакытында 8 баш кече мөгезле терлек ташучы машинаны туктатып тикшерә. Тикшерү барышында малларга ветеринария белешмәсе булмавы ачыклана. Ветеринария турындагы Законны тупас бозган өчен гаепле затка штраф каралган.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында табылган кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелде, административ протокол төзелде.   

 

Олы Кайбыч районындагы “Молькеево” постында Саба территориаль бүлеге инспекторлары, транспорт чараларын тикшерү вакытында, ветеринария турындагы Законның тупас бозылу фактын ачыклыйлар: 1600 кг күләмендә терлек маен, 2300 кг күләмендә ит продукциясен ветеринария белешмәсе булмаган килеш Казаннан Түбән Новгородка алып барырга теләгәннәр. Әлеге факт буенча административ протокол төзелгән.  

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районы Татар Борнае авылындагы балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозган өчен гаепле затлар штрафка тартылган.

25 нче июль көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы бер балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Нәтиҗәдә – гаепле затка карата штраф турында протокол төзелгән.

 

25 нче июль көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районындагы мәктәптә алдан табылган ветеринария өлкәсендәге кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында алдан табылган кимчелекләрнең вакытында бетерелүе ачыкланган.

 

Зәй шәһәре прокуратурасы таләбе нигезендә «Гулькинский» үзәгендә ветеринария таләпләре үтәлеше буенча планнан тыш тикшерү үтте. Тикшерү барышында табылган кимчелекләр буенча протокол төзелгән.

 

Саба территориаль бүлеге инспекторлары “Молькеево” постында 22183 кг сөт ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклый. Чувашия республикасыннан Мамадыш районына ташылучы сөт тиешенчә пломбалаштырылмаган цистернада ташылган. Гаеплегә карата административ хокук бозу турында протокол төзелгән.

 

25 июль көнне Апас территориаль бүлегее инспекторлары Апас – Чирмешән юлындагы ветеринария-полиция постында 1,5 тонна сөтне ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклый. Ветеринария кагыйдәләрен үтәмәүче административ җаваплылыкка тартыла.

  

25 нче июль көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында 150 литр сөт ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: ветеринария белешмәсе булмаган килеш сөтне җәмәгать туклану урыннарында кулланырга теләгәннәр. Гаеплегә карата административ штраф язылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International