ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов гражданнарны кабул итте. Сораулар һәм тәкъдимнәре булган гражданнар кабул итүгә  +7 (843) 221-77-47 телефон номеры аша алдан язылып куя ала. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов атна саен сишәмбе көнне Казан шәһәрендә Федосеевск урамы, 36 нчы йорт адресы буенча гражданнарны кабул итә.


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

30 нчы июль  көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Молькеево” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 6 баш эре мөгезле терлек ташыган өчен гаепле затларга административ протокол төзегән.

30 нчы июль көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта маллар ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган. Эре мөгезле терлек транспорт чарасында тиешенчә бәйләнмәгән килеш ташылган. Ветеринария таләпләрен үтәмәгән өчен протокол төзелгән.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары дуңгызларда африка чумасы авыруын профилактикалау максатыннан үткәрелгән рейд вакытында АКсубай районы Культура бистәчендә ике урында йорт дуңгызларының ирекле йөрү фактын ачыклаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.


28
июль, 2018 ел
шимбә

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа – Яльчики юлында кизү вакытында баш бозау һәм 0,5 тонна фураж ташыганда ветеринария таләпләре тупас бзылу очрагын ачыклаган: йөккә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Транспорт чарасы Татарстанга кертелмәгән, кире Чуваш республикасына озатылган.  

28 нче июль көнне апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Куланга юлында эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре бозылу фактын ачыклаган: ике баш терлеккә ветеринария белешмәсе булмаган.


27
июль, 2018 ел
җомга

27 нче июль көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районындагы постта кизү вакытында 60 кг колбаса эшләнмәләре ташыганда Таможня Союзы Техник регламенты бозылу факты ачыкланган: продукция тиешенчә суытылммаган транспорт чарасында ташылган. Гаепле зат административ штрафка тартыла.

Яр Чаллы шәһәре ветеринария берләшмәсендә балалар өчен оештырылган “Мин булачак ветеринар табиб” конкурсына нәтиҗәләр ясадылар. Инша, рәсем, фотосүрәт номинацияләрендә катнашучы балалар өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Җиңүчеләр Дельфинарийга, зоопаркка билетлар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнде.


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

26 нчы июль көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Молькеево” постында 100 кг колбаса эшләнмәләре ташыганда вееринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: продукция тиешенчә суытылмый торган транспорт чарасында ташылган. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.

25 нче июль көнне Түбән Кама территораль бүлеге инспекторлары “Молькеево” постында 420 кг итташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган: ит тиешле температура тәэмин итүче җиһазларсыз ташылган. Тамоңня Союзы Техник Регламентын бозучы штрафка тартылган.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International