25 нче июль көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы бер балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Нәтиҗәдә – гаепле затка карата штраф турында протокол төзелгән.