25 нче июль көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында 150 литр сөт ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: ветеринария белешмәсе булмаган килеш сөтне җәмәгать туклану урыннарында кулланырга теләгәннәр. Гаеплегә карата административ штраф язылган.