Олы Кайбыч районындагы “Молькеево” постында Саба территориаль бүлеге инспекторлары, транспорт чараларын тикшерү вакытында, ветеринария турындагы Законның тупас бозылу фактын ачыклыйлар: 1600 кг күләмендә терлек маен, 2300 кг күләмендә ит продукциясен ветеринария белешмәсе булмаган килеш Казаннан Түбән Новгородка алып барырга теләгәннәр. Әлеге факт буенча административ протокол төзелгән.