ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2018 ел
җомга

Бүген татарстан республикасы Президенты WorldSkills Russia Чемпионатында катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очрашты. Җиңүчеләр арасында “Ветеринария” компетенциясендә алтын медаль яулаган Анжелика тәҗетдинова да бар. Хәтерегезгә төшерәбез, 8 нче августтан 12 сенә кадәр Сахалин өлкәсендә WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” VI нчы милли чемпионат финалы үтте. Ярышларда “Ветеринария” компетенциясе буенча Татарстанны Буа ветеринария техникумы студенты  Анжелика Тәҗетдинова тәкъдим итте һәм алтын медаль яулады.

16 нчы август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Кузайкино – Нурлат юлындагы постта юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 19 берәмлек транспорт чарасын тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре ташу очрагы ачыкланган.

16 нчы август көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Татарстаннан Чувашия республикасына маллар ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган. 3 баш эре мөгезле терлек ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затлар штраф түләргә тиеш була.

16 нчы август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән бергә кизү вакытында 31 кг күләмендә тозланган һәм ысланган балыкны ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария турындагы Законны бозучы административ штрафка тартыла.

 

16 нчы август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары дуңгызларда африка чумасы авыруын кисәтү максатыннан Түбән Кама районы Елантау авылында рейд үткәрде. Рейд вакытында бер урында дуңгызларның ирекле йөрүе ачыкланган. Дуңгыз асрау таләпләрен бозган хуҗалар штрафка тартыла.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары дуңгызларда африка чумасы авыруын булдырмау максатыннан Минзәлә районында шәхси хуҗалыкларга махсус рейд белән чыкты. Рейд вакытында Яңа Мазино авылында ике урында дуңгызларның ирекле йөрүе ачыкланган. Ветеринария таләпләрен искәрмәүче хуҗаларга административ штраф салынган.

 

16 нчы август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге Бызовский базары янында тиешле булмаган урында, ветеринария белешмәсе булмаган килеш, пластик шешәләрдә сөт, сөт продукциясе, елга балыгы сату очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозып сәүдә оештырган шәхес административ җаваплылыкка тартылган.

 

15 нче август көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кама Тамагы районында тиешле булмаган урында 20 кг күләмендә балык сату очрагын ачыклаган. Балык сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәгән – продукциягә ветеринария белешмәсе булмаган. Ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сәүдә туктатылган, гаеплегә штраф салынган.

 

16 нчы август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Спасс районы үзәк хастаханәсендә элек табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре бозу күзәтелмәсгән, кимчелекләр вакытында бетерелгән.

16 нчы август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 80 кг күләмендә кош итен, 360 данә тавык йомыркасын, 10 кг күләмендә сыер бавырын ташыганда ветеринария таләпләрен бозуны ачыклаган. Азык-төлек ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International