Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары дуңгызларда африка чумасы авыруын булдырмау максатыннан Минзәлә районында шәхси хуҗалыкларга махсус рейд белән чыкты. Рейд вакытында Яңа Мазино авылында ике урында дуңгызларның ирекле йөрүе ачыкланган. Ветеринария таләпләрен искәрмәүче хуҗаларга административ штраф салынган.