ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

20 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Кузайкино – Нурлат юлындагы постта юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 15 берәмлек транспортчарасын тикшергән. Тикшерү барышында сыер итен ташыганда ветеринария кагыйдәләре үтәлмәү факты ачыкланган. Ветеринария кагыйдәләрен үтәмәүче җаваплылыкка тартылган.

20 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән махсус рейд вакытында ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне ачыклаган: тиешле булмаган урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш пластик шешәләрдә сөт, сөт продукциясен, елга балыгын сатучы административ хокук бозган өчен штрафка тартылган.

 

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Арча районы ветеринария белгечләре белән берлектә “Тукай” фермасына Венгриядән кайтарлыгна 65 баш эре мөгезле терлекне кабул итүдә катнаштылар. Малларны кабул иткәндә ветеинария урындагы законның бозылуы ачыкланмаган.


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

Уважаемые коллеги! От чистого сердца поздравляю вас с праздником Корбан-Бэйрэм! Этот праздник – праздник заботы о ближнем и единения семьи. Пусть этот день вселяет в наши сердца светлые надежды, укрепляет веру в завтрашний день. По случаю праздника желаю  вам , вашим родным и близким крепкой веры, чистых помыслов, щедрости души, тепла и радости, согласия и благосостояния и успехов в благих делах!

Начальник Главного управления ветеринарии КМ РТ –

Главный государственный ветеринарный инспектор РТ Алмаз Хисамутдинов

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Аксубай районында дуңгызларда африка чумасы авыруын кисәтү максатыннан махсус рейд үткәрде. Рейд вакытында дуңгызларның ирекле йөрү факты ачыкланган. Гаепле кешеләр административ штрафка тартыла.

17 нче август көнне Саба территориаль бүлеге инспекторлары Арча районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә Саратов өлкәсеннән ветеринария белешмәсе булмаган килеш сарыклар кертелү фактын ачыклаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Цивильск – Сызрань юлында кизү вакытында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 3 баш эре мөгезле терлек ташу очрагын ачыклаган. Гаеплеләр штрафка тартылган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 18 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында ташылучы малларның тиешенчә бәйләнмәгән булуы ачыкланган. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы җаваплылыкка тартылган.

17 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә махсус рейд вакытында ветеринария белешмәсе булмаган килеш, тиешле булмаган урында пластик шешәләрдә сөт, сөт продукциясе, елга балыгы сату очрагын ачыклаган. Гаепле зат административ штрафка тартыла.  

 

16 нчы август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә уздырылган рейд вакытында тиешле булмаган урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш эремчек һәм сливка сату очрагын ачыклаган. Ветеринария турындагы Законны бозучы административ штрафка тартыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International